“Есть такая профессия....”

        22 февраль көнне, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, китапханәдә “Есть такая профессия...”  дип исемләнгән батырлык дәресе  уздырылды.

         Максаты: үсеп килүче яшь буында патриотик хис, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү; Россия армиясе турындагы белемнәрен  һәм армиягә бару теләген ныгыту.

         Кичә барышында нәрсә соң ул армия, ни өчен һәрбер яшь егеткә армиягә бару бурычы йөкләнгән, Россия армиясе тарихы турында белешмә бирдек, Бөек Ватан сугышы, Әфган һәм Чечня сугышларында илебезнең солдатлары күрсәткән батырлыклар турында әңгәмә кордык.  Бүгенге көндә илебездә барган вазгыять турында әңгәмә корып, фикер алыштык.  “Без – солдатлар” дип исемләнгән интерактив уен уйнадык  һәм “Есть такая профессия — родину защищать” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.