“Туган тел үзем өчен, башка тел көнем өчен”

          Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр, әйберләр була. Шуларның берсе, аның туган теле. Ул – кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр яши.

         Кеше дөньяга беренче аваз салуга, аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә “балам” дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый.

           Ел саен без, Туган тел көнен билгеләп үткәреп барырга тырышабыз. Быел бу датаны без Татарстанда уздырылучы Милли мәдәниятлар һәм гореф – гадәтләр елы белән бәйләп уздырырга планлаштырдык. “Туган тел үзем өчен, башка тел көнем өчен” дигән исемдәге әдәби – тәкъдим альманахында без, татар халкының иҗаты турында сөйләштек. Кичәне “Милләтемнең күңел бизәкләре” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырудан башладык. “Энҗе чәчтем – энҗе җыям” сериясе белән чыккан “Дастаннар” һәм “Риваятьләр һәм легендалар” дигән китапларга якыннанрак тукталып, китапларның эчтәлеге, сюжеты белән таныштырык. Ни өчен алар безнең халкыбызның күңел бизәкләре булып тора, риваятьләр, легендалар кайдан барлыкка килә, аларны кем иҗат итә – бу турыда кичә барышында әңгәмә кордык.

           Халкыбызның гореф – гадәтләре иҗаты аша без үсеп килүче яшь буынга эстетик тәрбия бирәбез, туган ягыбызга, милләтебезгә мәхәббәт тәрбиялибез.