“Әфган – йөрәк ярасы”

            Һәр ел саен февраль уртасында безнең авылда бик матур очрашу кичәсе уза. Бу матур традиция 15 нче февральдә  Әфган җирлегеннән Совет солдатларын чыгару уңаеннан бара. Чөнки безнең авылда бүгенге көндә алты “әфганчы” яши, ә авыл җирлегенә кергән авылларда барлыгы 16 “әфганчы”. Бүгенге көндә бу егетләр бер йодрык булып, дус, тату яшиләр. Җитәкчеләре  Салихҗанов Рашат ел саен февраль җитүгә туплап бакыйлыкка күчкән иптәшләренең каберләренә зыраят кылалар. Районда һәм авылларда үсеп килүче яшь буын белән очрашалар.

         Быел бу истәлекле дата авылыбызда уздырылган матур бәйрәм чаралары белән узды. Бәйрәмдә районнан килгән мөхтәрәм кунаклар һәм “әфган” сугышы ветераннары  катнашты.  Бәйрәм чаралары “Гаилә хокее фестивале” белән башланып китте. Фестиваль белән параллель мәдәният йортының фойесында шахмат ярышы барды. Яңа Кенәр авыл җирлегенә кергән мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан кыр кухнясында солдат боткасы пешерелеп, кайнар чәй кайнатып, килгән кунакларны, бәйрәмдә катнашучыларны сыйладылар. Бәйрәм урта мәктәп укучылары һәм авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт белән йомгакланды.

         Бу спорт һәм патриотик бәйрәм чаралары аша без авылыбызда үсеп килүче яшь буында ватанпәрвәрлек хисе, якыннарыңа карата җылы мөнәсәбәт, дуслык кадерен белү һәм аны саклау төшенчәләре тәрбиялибез.