“Кеше дигән бөек исемне гел Йөрттең Син горур күтәреп”

                Исән булса, күренекле шагыйребез Фәнис Яруллин 9 нчы февральдә, иҗатына гашыйк булган укучылары белән бергә, үзенең 85 яшьлеген билгеләп үткән булыр иде. Ләкин ни  кызганыч, 2011 елның  9 нчы декабрендә татар әдәбияты, татар халкы Фәнис Яруллинны мәңгелеккә югалтты.Ул үзенең хикәяләре, шигырьләре, драма әсәрләре белән бик күп укучыларның күңелен яулаган, яраткан шагыйре, язучысы иде. 53 ел урын өстендә ятып, халык мәхәббәтен яуларлык әсәрләр иҗат итү- ул үзе үк батырлык.

9 февраль  көнне уздырылган “Кеше дигән бөек исемне гел
                                                               Йөрттең Син горур күтәреп” дип исемләнгән әдәби кичә Фәнис аганың якты истәлегенә багышланды. Укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдык. Язучының драма әсәрләрен искә төшереп, фикер алыштык.

“Кеше дигән бөек исемне гел
Йөрттең Син горур күтәреп” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадык. Шагыйрьнең төрле елларда, төрле темаларга язылган күп кенә шигырьләрен, җырларын искә төшереп, аларга анализ ясадык.