"Туган авылыңны ярат, Тарихын хөрмәт ит!"

           Тормыш дигән чиксез дәрьяны гизгәндә кеше үзенең кендек каны тамган, газиз әнисе яшәгән, күңелле балачагы узган туган җирен сагынып яши. Шушы төшенчәләрне онытып, чит җирләрне үз итеп яшәгән кешеләр нинди зур бәхеттән мәхрүм булалар бит. Арабызда бар шундый кешеләр  - алар туган җирләре, авылдашлары турында җан атып яшиләр. Яңа Кенәр авылында туып үсеп, бүгенге көндә Арча шәһәрендә яшәгән авылдашыбыз Шәфигуллина Венера Әлтаф кызы шундыйларның берсе. Венера Әлтафовна бик күпләргә шәҗәрәләр төзү буенча билгеле. Ә менә аның туган авылы Яңа Кенәр авылының тарихын тулыландыра башлавын әле күпләр белмиләр. Венера Әлтафовнаның шушы изге дә һәм катлаулы да эше белән танышу өчен, без, “Туган авылыңны ярат, Тарихын хөрмәт ит” дигән исемдә тарихи кичә уздырдык. Кичә барышында Венера апа үзе башкарган эшкә анализ ясады. Бу эшне эшләгәндә нинди чыгынакларга мөрәҗәгать иткән, нинди кыенлыклар туган һәм бүген ул нинди кыенлыклар алдында тукталып калганы турында мәгълүмат бирде. Венера апаның чыгышыннан соң кичәдә катнашучылар да арасында бу изге эшне күтәреп алдылар. Тиз арада яңа материаллар белән тулыландырып бу тарихи эшне китап итеп күрербез дигән теләктә кичәне тәмамладык.