“По страницам Сталинградской Битвы”

            Сталинград сугышы – Икенче Бөтендөнья сугышының, Кызыл Армиянең зур җиңүе белән тәмамланган,  иң мөһим һәм иң зур  сугышларының берсе. Сугыш 1942 елның 17 июленнән 1943 елның 2 февраленә кадәр хәзерге Воронеж, Ростов, Волгоград өлкәләре һәм Калмык Республикасы территориясендә бара. Быел бу җиңүгә 80 ел тула. Шул уңайдан, без Бөек Ватан сугышын тагын бер тапкыр искә төшереп телдән журнал -  презентация уздырдык. Китап укучыларыбыз белән Сталинград сугышының эзләре буйлап сәяхәткә чыгабыз. Ни өчен бу җиңү безнең ил өчен халиткеч адым булганы турында әңгәмә корып, фикер алыштык. “По страницам Сталинградской Битвы” дип исемләнгән видео – презентация карап, укучылар белән анализ ясадык. Безнең якташларыбыз, татар солдатлары нинди батырлыклар күрсәткән бу сугышта, бу турыда да без, сәяхәт барышында укучыларыбызга мәгълүмат бирдек.

         Мондый чаралар уздырып без, авылыбызда үсеп килгән яшь буын арасында патриотик хисләр, ватанны ярату төшенчәсе тәрбиялибез. Киләчәктә илебезне саклаучы чын көрәшчеләр булып үсүләрен телибез.