“Сыны Отечества, освободившие Россию”

           Халык элек - электән үк кешеләрдә, бигрәк тә яшь буында туган җиргә, Ватанга мәхәббәт һәм бирелгәнлек, ата - анага, өлкәннәргә хөрмәт- итагать, хезмәт сөю, һөнәргә, белемгә омтылу, батырлык, гаделлек, сабырлык, тыйнаклык, юмартлык, пөхтәлек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләп килгән. Соңгы елларда җәмгыятьнең мораль кризис кичерүе, әхлак нормаларының таркала баруы, игелеклек, мәрхәмәтлелек сыйфатларының кими баруы яшьләргә кире йогынты ясый. Шуңа күрә дә яшьләрне патриотик рухта әхлакый тәрбияләү - бүгенге көннең мөһим проблемаларының берсе булып тора. Иң аянычы – яшүсмерләрнең  туң йөрәкле, үз мәнфәгатьләрен бөтен нәрсәдән өстен куючы затлар булып үсүе ихтимал.

         Шушы факторларны искә алып һәм үсеп килүче яшь буынны үз иленең патриоты итеп тәрбияләү максатыннан без, “Сыны Отечества, освободившие Россию” дигән темада патриотик дәресләр башлап җибәрдек. Патриотик дәресләр айга бер тапкыр уздырыла. Беренче дәресне без илебездә барган вазгыятькә бәйләп махсус хәрби операциягә багышладык. Укучыларга бүгенге көндә Россия солдатларының күрсәткән батырлыклары турында кыскача мәгълүмат бирдек. Мобилизация белән хезмәт иткән солдатларга нинди гуманитар ярдәмнәр күрсәтелә, бүгенге көндә нинди акцияләр уздырыла болар турында да дәрес барышында фикер алыштык. Шулай ук, китап күргәзмәсенә дә күзәтү ясалды.