Память без срока давности

          Икенче Бөтендөнья сугышын кайсы яклап кына искә алсак та, ул төзәлмәс яра булып тарихка кереп калды. Бу сугышта күпме халык сугыш кырын да гына түгел, ә бәлки төрмә һәм лагерьларда юк ителә. Үлем лагерьлары сугыш башланганчы ук Германия һәм Германия басып алган илләр территориясендә төзелеп, бергаепсез халыкны юк итү өчен эш алып бара. 27 нче январь көнне Европа халкы шул лагерьларда юк ителгән бер гаепсез миллионлаган кешене искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Хәтер көненең тарихы турында,  ни өчен ул бу көнне уздырыла – бу турыда  без, югары сыйныф укучылары белән “Память без срока давности” дигән исемдә уздырылган тарихи сәгатьтә сөйләштек. Холокост фаҗигасен тасвирлаган презентация тәкъдим итеп, аның турында фикер алыштык.