“Кыю каләмле язучы”

             Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев китапларын кулга алган саен, укучысына мөрәҗәгать итеп, аны кабат- кабат һәм яңача уйландырып, безнең белән фикерләшеп тора кебек. Әдипнең әсәрләре дә шуңа күрә һәр буын укучысы белән яңара, куйган сораулары да үткенәя генә бара. Татар әдәбиятын яңарыш чорына алып кергән, милли үзаңны, фикер күтәрелешен әзерләгән, яшәү мәгънәсен милләткә хезмәттә күргән әдип Аяз Гыйләҗевның 2023 елның гынварында 95 еллык юбилее билгеләп үтелә. Шул уңайдан, 17 январь көнне китапханәдә “Кыю каләмле язучы” дигән темага китап укучылар конференциясе уздырылды. Конференциядә нинди генә авырлыклар каршында калса да үткен каләменә хыянәт итмәгән язучының иҗатын анализладык. Язучының тормыш юлына сәяхәт кылып, аның авыр язмышы турында фикер алыштык. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә кадәр китереп җиткергән “Җомга көн кич белән...” һәм “Әтәч менгән читәнгә” повестьларына якынрак тукталып, аларның сюжеты буенча һәм  язучының шәхси тормышына – сәяси тоткынлыкта узган биш ел гомеренә багышланган “Йәгез, бер дога!” дип исемләнгән романы буенча фикер алыштык.