“Культура чтения периодики”

           13 январь көнне Россия печате көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, без китапханәдә “Культура  чтения  периодики” дигән исемдә телдән журнал  уздырдык. Бу кичәдә урта мәктәпнең югары сыйныф укучылары катнашты. Укучылар белән без бу датаның каян килеп чыгуын, Россиядә чыга башлаган беренче газет, аның тарихы турында сөйләштек. Газетлар нинди төрләргә бүленә, аларга темалар һәм мәкаләләр каян алына – бу турыда кичә барышында фикер алыштык.

Китапханәгә килгән газетларга күзәтү ясалып, бу газетларны китап укучыларга укытудан тыш, китапханәдә алар белән нинди эшләр алып барылганлыгы турында да мәгълүмат бирдек.