“Заповедный край: знай, люби и охраняй”

           11 январь көнне Россиядә тыюлыклар һәм милли парклар көне буларак билгеләп үтелә. ХХ гасыр – ХХI гасыр башында кешелек дөньясы үсешендә социаль – экологик кризис килеп туды. Кешенең табигатькә йогынтысы көчәю белән тирә – юньнең пычрануы артты, туфракның уңдырышлыгы кимеде, ашамлыкларның сыйфаты начарайды, биологик төрлелек кимеде, Җир йөзендәге үсемлек һәм хайваннарның кайбер төре бөтенләй юкка чыкты, генетик авырулар киң таралды.          Менә шушы факторларны искә алып без, 11 январь көнне “Заповедный край: знай, люби и охраняй” дип исемләнгән әдәби – экологик круиз уздырдык. Бу кичәдә безнең урта мәктәпнең югары сыйныф укучылары катнашты. Укучылар белән тыюлыклар һәм милли парклар турында сөйләшеп, аларның нинди функцияләр үтәве турында  әңгәмә кордык. Татарстанда андый тыюлыклар бармы, алар нинди юнәлештә эшлиләр: болар турында кичә барышында мәгълүмат биреп, фикер алышу планлаштырылды. Бу кичәдә без, укучыларны Татарстан Республикасының экология министрлыгының 15 еллыгы уңаеннан чыгарылган “На защите природы” дип исемләнгән китабы белән дә таныштырдык. Китап үз эченә экология министрлыгының тарихын алган, укучыларга шуның турында мәгълүмат бирелә. Шулай ук республикабызның районнарында нинди тыюлыклар бар, алар хөкүмәт тарафыннан ничек сакланулары турында да укучылар белән фикер алыштык.

         Кичәнең икенче өлешендә үз авылыбыздагы табигатьнең сакланышы турында әңгәмә корып, моның өчен без ниләр эшлибез һәм ниләр эшләргә тиеш икәнлеге турында да сөйләштек.