“Яңа елның ак карлары, Бәхет, шатлык китерсен”

           Яңа елны матур итеп каршы алу һәм яңа ел каникулларында авыл халкын һәм кайткан авылыбыз кунакларын  күңелле дә, файдалы да ял иттерү максатыннан Яңа Кенәр авылында, авыл җирлеге башлыгы Гайфуллин А.А. тәкъдиме белән, матур ял кичәләре уздырылды. Яңа елның беренче көннәреннән башлап авылыбызда эшләп килгән мәгариф учреждениеләре үзләренең матур чыгышларын тәкъдим иттеләр.  Ял кичәләре авыл паркында  -  авыл халкы, кайткан кунаклар, балалар өчен оештырылды.

         Ә 6 нчы гыйнвар көнне без, мәдәният хезмәткәрләре бу кичәләрне йомгаклап, үзебезнең  “Яңа елның ак карлары,

                                     Бәхет, шатлык китерсен” дип исемләнгән театраль тамаша күрсәттек. Тамашада әкият геройлары катнашты. Әкият геройлары: Карт Убырлы белән Яшь Убырлы -  Кар кызына  бәйрәм кичәсен матур итеп алып барырга ярдәм иттеләр, шул ук вакытта кайбер әкият геройлары: Мәче Базилио белән Төлке Алиса бәйрәмне бозарга  уйлыйлар, әмма башкалар аларны тиз генә ачыклап ала, бәйрәм Кыш бабай кайтып җиткәнче матур гына үз көенә дәвам итте. Бәйрәм үзешчәннәребезнең һәм кайткан кунакларның  матур җырлары, дәртле биюләре белән үрелеп барылды.  Шулай ук, әкият геройлары тарафыннан күңелле уеннар һәм ярышлар да оештырылды.