“Иң матур Яңа ел бизәлеше” бәйге

            Безнең авылда инде менә ничә еллардан бирле матур бер гадәт яши. Ул Яңа ел бәйрәме алдыннан кардан сыннар ясап, матур утлар белән участокларны бизәү. Авылдашларыбызның бу хезмәтләре бушка китмәсен өчен авыл җирлеге тарафыннан ел саен бәйге игълан ителә. Бу бәйге тиккә генә уздырылмый. Беренчедән, бу матурлыклар авылыбызга бәйрәм мохите алып килә; икенчедән, авылыбызда үсеп килүче яшь буын арасында эстетик зәвык тәрбияләнә. Үз кулларың белән тудырган бу матурлык әйләнә – тирәдәгеләргә шатлык алып килә.

Элек бу бәйге оешмалар арасында гына уздырылса, берничә ел инде хуҗалыклар да бу бәйгегә теләп катнаша башладылар. Бәйгегә нәтиҗә авыл җирлеге башлыгы тарафыннан төзелгән комиссия утырышында ясала. Бүләкләр яңа елга багышланган кичәдә тантаналы рәвештә бирелә. Хуҗалыклар арасында катнашучылар күп булу сәбәпле бәйгенең номинацияләре артып, хуҗалыклар быел кар сыннары өчен аерым, утлар белән бизәлеш өчен аерым бүләкләнделәр. Авылыбызда эшләп килгән оешмалар арасыннан дүрт оешмага, ә хуҗалыклар арасыннан сигез хуҗалыкка грамота һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.