Яңа елны көткәндә

            Олыма син, кечеме син яңа ел бәйрәме барыбыз өчен дә иң көтеп алган алган бәйрәмнәрнең берсе. Бу көннәрдә авылыбызда балалар өчен Яңа ел бәйрәмнәре башланып китте. 26 нчы декабрь көнне безне дә шундый бәйрәмнәрнең берсенә, интернат мәктәпкә кунакка чакырдылар. Без, китапханәчеләр,  барыбыз да яратып караган мультфильм геройлары: Аю белән Маша булып бәйрәмнең сюрприз өлешенә кердек. Балалар белән күңелле уеннар уйнадык. Соңыннан Аю белән Маша бәйрәмнең төп кунагы Кыш бабайны чакырдылар. Кыш бабай килгәч бәйрәм тагын да күңелле итеп дәвам итте.