“Этой силе имя есть – Россия”

            Илебезнең төп законнар җыелмасы булган Конституция көне уңаеннан без яшүсмерләр белән квест уен уздырдык. Очрашу РФ гимны тыңлау белән башланып китте. Аннан соң, укучыларны Конституция кабул ителү тарихы белән таныштырдык. Яшүсмерләрбелән  балигъ булмаганнарның юридик җаваплылыгы үзенчәлекләре турында әңгәмә кордык, әңгәмә барышында яшүсмерләрнең игътибарын 14 яшьтән җинаять җаваплылыгы каралган җинаять төрләренә юнәлттек.

         Очрашуның икенче өлешендә укучыларның белемнәрен тикшерү максатыннан уен уздырдык. Уендагы сораулар илебезнең законнары, яшүсмерләрнең хокуклары һәм бурычлары турында булды. Ни өчен безнең хокукларыбыз белән бергә бурычларыбыз да бар, хокук бозу нинди нәтиҗәләргә китерә, илебезнең лаеклы гражданины булу өчен ниләр эшләргә ярый һәм ниләр эшләргә ярамаганы турында уен барышында әңгәмә корып, фикер алыштык.

         Мондый чаралар укучыларда сәяси культура, гражданлык җитлеккәнлеге нигезләрен формалаштырырга, хокук өлкәсендә беренчел белемнәр үстерергә, хокукый культура дәрәҗәсен күтәрергә, укучыларның демократик процесста тулы канлы катнашу өчен кирәкле белемнәргә һәм күнекмәләргә практик ихтыяҗларын билгели, укучыларда иҗади сәләтләрне һәм законнар белән кызыксынуны үстерә, гражданлык-патриотик хисләр, Ватанга мәхәббәт тәрбияли.