“Хезмәт аша туа чын батырлык”

          Батыр сүзе нәрсәне аңлата соң ул? Нәрсә соң ул батырлык? Аның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый. Ә шулай да, батырлык ул, мөгаен, гадәти күзлектән караганда һич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә.Тыныч шартларда кеше батыр була аламы? Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Бу очракта батырлык нәрсәдә күренә? Тыныч тормышта да үзләренең батырлыклары белән дөньны сокландырган кешеләр бар. Батырлыкны бүгенге тыныч шартларда да эшләргә мөмкин. Намус белән яшәгән кешенең гомере үзе бер батырлык. Тырыш хезмәт куеп эшләп, Хезмәт Батыры була ала. Батыр булу өчен, кеше тиешенчә игътибарлы, сизгер, үз – үзен аямый торган булырга тиеш.

         Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Зәкиевна әнә шундый шәхесләрнең берсе. Ватан геройларын барлау һәм искә алу көне кысаларында башка елларда без герой белән китапханәдә күп төрле чаралар уздырдык. Ә быелгы бу матур датада без, герой мсемен йөрткән урта мәктәп коллективы белән берлектә Стелла Зәкиевнага видео котлау әзерләдек. Видео котлауда Арча районы мәгариф бүлегеннән килгән кунаклар, авыл җирлеге башлыгы Гайфуллин Ә.Ә., балалар иҗаты йорты директоры Муллагалиева Г.М. катнашты. Котлау укучыларның матур чыгышлары белән үрелеп барды.