“Шоколадка – тоже взятка?...”

          Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль ассамблеясе 9 декабрьне Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне дип игълан итте. 2006 елдан башлап, республикада бу көнгә багышлап коррупциягә каршы юнәлтелгән төрле чаралар үткәрелә, алар төрле оешмалар: дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, белем бирү учреждениеләре тарафыннан уздырыла. Безнең китапханә дә бу чаралардан читтә калмый.

         6 декабрь көнне “Шоколадка – тоже взятка?...” дигән темага коррупциягә һәм ришвәтчелеккә каршы югары сыйныф укучылары белән  дәрес – уйлану уздырдык. Бу очрашуда без укучылар белән коррупциянең һәм ришвәтчелекнең безнең тормышыбызга ни дәрәҗәдә начарлык китергәнен сөйләшәбез. Коррупциянең тарихы белән таныштырып, бу сүзләргә аңлатмалар бирдек. Укучыларның фикерләрен тыңлап аларга нәтиҗәләр ясадык. Шулай ук, ришвәтчелек белән коррупция турында татар халкының мәкаләләрен тыңлап, алар турында фикер алыштык. Төрле ситуацияләрне тикшереп, аларга анализ ясадык.

         “Коррупция выйгрыш или убыток?..” һәм “Коррупция в России” дигән темаларга презентацияләр тәкъдим итеп, аларга анализ ясадык.