“Җылылык көтә җирдә һәр йөрәк”

              Кем соң ул инвалид? Без кемнәрне инвалид дип атыйбыз соң: сукыр, аяксыз, кулсыз кешеләрнеме? Ә алай дип әйтү хәзерге заманда бик дөрес булып бетәр микән соң? Әлбәттә, юк. Бүгенге инвалидалр нәкъ безнең кебек кешеләр. Алар без эшләгәнне дә, ә бәлки бездән артыгракны да эшлиләр әле. Алар бүтәннәргә тиң, алар үсә һәм уңышка ирешә, үзләренә мөмкин булмаган кебек тоелганны да өйрәнәләр. Бүгенге көндә безнең дөньяда мөмкинлекләре чикләнгән кеше үсеше өчен бик күп программалар һәм мөмкинлекләр бар. Бу төрле тренинглар, волонтерлык оешмалары, курслар, видео дәресләр. Без китапханәләр дә мөмкинлекләре чикле кешеләр белән тыгыз элемтәдә торырга тырышабыз.

         Безнең авылда сәламәтлекләре ягыннан чикле булган балалар өчен интертнат мәктәп эшли. Бу мәктәп укучылары белән без бик дус, тату һәм аралашып яшибез. Инвалидлар көне уңаеннан без аларның югары сыйныфта укыганнары белән дуслык бәйрәме уздырдык. Бу кичәдә без алар белән мәдәният йортының фойесында төрле уеннар уздырып, аларның ялларын күңелле һәм файдалы уздырдык. Озакламый килеп җитәчәк яңа ел бәйрәмен дә искә төшереп  Кыш бабай турында сөйләштек. Үзебезнең теләкләребезне җиткереп Кыш бабайга хат язуны да оештырдык.  Дуслык бәйрәменең соңында  барыбыз да яраткан “Морозко” фильмын карап, фильм буенча әңгәмә кордык.