“#СтопВИЧ_СПИД”

           1981 елның 5 июнендә Американың авыруларны контрольдә тоту үзәге яңа авыру терки. Аны СПИД дип атыйлар. Ә 1988 елның 1 декабрендә беренче тапкыр бу авыртуга каршы көрәш көне билгеләп үтелә башлый. Бу көнне илебездә бу авыруны профилактикалау максатыннан бик күп төрле чаралар уздырыла. Шулай ук, бу көнне СПИД белән зарарланган кешеләрне һәм шушы авырту белән авырып вафат булган кешеләрне дә искә алалар.

         Авылыбыздагы яшүсмерләрне һәм үсеп килүче яшь буынны кисәтү максатыннан без дә бик күп төрле чаралар үткәрәбез. Быел без югары сыйныф укучылары белән “#СтопВИЧ_СПИД” дигән темага ачык диалог уздырдык. Бу кичәдә без, яшүсмерләр белән  бу авыртуның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен, шушы авырту аркасында кешелек җәмгыятенә күпме куркыныч янавы турында сөйләшеп, фикер алыштык. Бу авырту белән авырмас өчен һәм бу авыру  белән авырган кешеләр белән очрашканда нинди кагыйдәләргә таянып яшәргә, үзеңне ничек тотарга  тиеш икәнлегенә әңгәмә корып, фикер алыштык.

         Бу көннең үзенең символы да бар. Ул – кызыл лента. 1991 елның языннан бирле бу лента СПИДка каршы көрәш көненең символы булып хезмәт итә. Без дә укучыларга бу лентаны нәрсә аңлатканын сөйләп лентаны аларга бүләк иттек.

         Кичә барышында “Здоровый образ жизни – это стильно” дип исемләнгән видеоролик карап, анализладык.