Кояшка тиң әнкәй күзләре.

               Әниләр көне  - һәр кеше өчен мөһим көн, иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе, чөнки балачактан алып соңгы көнгә кадәр без барыбыз да күңелебездә бердәнбер һәм кабатланмас образны – әни образын алып барабыз. Дөнья мәдәниятләренең күпчелегендә Ана-тормыш, мәңгелек, җылылык һәм мәхәббәт символы. Бу бәйрәм хатын-кызның мөһимлеген, чын билгеләнешен күрсәтү өчен кирәк. Әниләр көне - мәрхәмәтле ана йөрәге, авыр һәм сизелми торган хезмәте өчен әнигә хөрмәт һәм рәхмәт белдерү өчен менә дигән форсат. Социологик сораштыру мәгълүматларына караганда, Әниләр Көне күп кенә илләрдә иң яраткан бәйрәмнәрнең бишлегенә керә. Төрле илләрдә Әниләр көнен бәйрәм итү традициясе төрле даталарга туры килә, әмма бу көннең төп мәгънәсе – хатын-кыз-әнинең әһәмиятен, җәмгыятьтә гаилә нигезләрен ныгыту мөһимлеген күрсәтү.

         Быел без Әниләр көнен мәдәният йортында уздырдык. Үзешчәннәребез тарафыннан яңгыраган матур җырлар, шигырьләр, бию түгәрәгендә йөргән балаларның дәртле биюләре, алып баручылар тарафыннан әйтелгән җылы сүзләр залда утырган барлык әниләребезнең, булачак әниләрнең күңеленә хуш килде. Кичә матур, җылы мохиттә узды.