“Русской речи государь по призванию Словарь”

          Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне безне илдә эле күптән түгел генә билгеләп үтелә башласа да, аның тарихы һәм әһәмияте бик ераларга барып тоташа. “Русской речи государь по призванию Словарь” дип исемләнгән түгәрәк өстәлне без сүлекләргә һәм энциклопедияләргә багышладык. Түгәрәк өстәл 22 ноябрь көнне югары сыйныф укучылары өчен уздырылды. Ни өчен бу бәйрәм нәкъ менә шул көнне уздырыла, кем ул В.И. Даль, бу бәйрәмгә аның ни катнашы бар – болар турында без түгәрәк өстәл барышында сөйләшеп фикер алыштык. Телләр өйрәнгәндә сүзлекләрнең нинди файдасы барлыгы турында сөйләшеп, фикер алыштык. Ни өчен алар сүзлекләргә һәм энциклопедияләргә аерылып йөртелүләре турында да әңгәмә корабыз. Китапханәнең белешмә фонды белән таныштырып, бу фондның эшчәнлеге турында әңгәмә кордык.