“Туган ил ул – бер генә...”

           6 ноябрь көнне, без, Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителгән көнне зурлап бәйрәм итәбез. Шул уңайдан, без 5 ноябрь көнне китап укучыларыбызга “Хаклык кайда яши” дип мсемләнгән күргәзмә – сәяхәт тәкъдим иттек. Сәяхәт барышында  республикабыз тарихына һәм аның конституциясенең тарихына багышланган мәгълүмат бирелде. Күп милләтле татар иленең бүгенге тормышы, казанышлары һәм республикабыз үсешенә кагылган материаллар урын алган бу күргәзмәдә укучыларыбыз үзләре өчен республика буенча бик күп кызыклы да һәм файдалы да яңалыклар ачтылар.

         Сәяхәтнең ахырында без алда караган материаллар буенча мини – викторина уздырдык.