“Халыклар бердәмлегендә - бөек көч”

         4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне.  “Бердәмлек төшенчәсе” туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.

         Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Матур бәйрәмне каршы алып, 28 октябрь көнне без, “Халыклар бердәмлегендә – бөек көч” дип исемләнгән блиц – уен уздырдык.  Уен урта мәктәпнең югары сыйныф укучылары өчен уздырылды. Бу бәйрәмнең бик күпләргә таныш булмаган үз тарихы бар.  Иң элек бәйрәмнең тарихы белән таныштыру максатыннан видеоролик күрсәттек. Илебездә барган вазгыять нәтиҗәсендә төрле ил һәм милләт халыкларының бүген бердәм булуы, моның өчен без үзебездән нинди өлеш кертергә кирәк икәнлеге турында фикер алыштык. Китап укучыларыбыз белән дуслык, бердәмлек һәм ватанпәрвәрлек турында әңгәмә кордык.

         Кичәбезнең икенче өлешендә Россия тарихына кагылышлы сораулар белән блиц – уен уздырып, яшьләрнең белемнәрен ныгыттык.