“Без – табигать балалары”

           Үсеп килүче яшь буында табигатькә сакчыл караш тәрбияләү; үзебез яшәгән әйләнә – тирәнең чисталыгын сакларга өйрәтү максатыннан Яңа Кенәр урта мәктәбендә “Без – табигать баласы” дип исемләнгән экологик – музыкаль кичә уздырылды. Без, бу кичәдә халык язучысы Гомәр ага Бәшировның “Җидегән чишмә” әсәреннән булган кайбер өзекләрне театральләштереп күрсәттек. Чөнки бу әсәрдә язучы табигатьнең бер кирәкмәгән рәвештә талануы турында чаң суга. Әгәр дә халык үзе яшәгән әйләнә – тирәне үзе саклап тормаса, бик тиздән безнең яшәеш бик аянычлы хәлгә калачак.  Шулай ук, бу кичәдә “Саклап калыйк җирне мәңгегә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә тәкъдим иттек.

         Гасырлар дәвамында камиллекә ирешкән Җир анабызны киләчәк буыннарга да саклап калу – кешелекнең изге бурычы. Әйләнә – тирәлек белән гармонияле мөнәсәбәттә яшәргә лаеклы киләчәк кешесе нинди булырга тиеш соң? Табигатькә сакчыл караш, аның бөтенлеген бозмау, төрлелеген саклап калу, табигать законнарын хөрмәт итү, ул законнарны бозмау, табигый байлыкларны сакчыл файдалану, калдыксыз технологияләр куллану, экологик катастрофаларны кисәтү һәм, гомумән, экологик белемлелек киләчәк кешесенеә хас сыйфатлар булырга тиеш.