“Белгәннәрдән өйрән”

             Нәрсә соң ул – эпоксид сумала? Аның белән ниләр эшлиләр? Болар турында һәм тагын үзебезне кызыксындырган бик күп төрле сорауларга җавапны без “Белгәннәрдән өйрән” дип исемләнгән осталык дәресендә таптык. Осталык дәресен безгә мәдәният йорты директоры Сафина Гөлнур Фирдәвес кызы уздырды. Ул безгә эпоксид сумала ярдәмендә нинди матурлыклар тудырып булганын сөйләде. Аны ничек итеп кулланырга икәнен өйрәтте. Осталык дәресендә без бик матур брошкалар, алкалар, елка уенчыклары һәм су анасы тарагына кадәр ясап карадык.