“Мәйдан” – халык журналы.

          Безнең китапханәгә ел дәвамында бик күп газета һәм журнал килә. Һәм әйтеп үтәргә кирәк аларның һәрберсенең үз укучысы бар. “Мәйдан” журналы безнең китапханәгә әле берничә ел элек кенә килә башласа да, инде үзенең тугры дусларын тапты. Бу журнал урта яшьләрдәге китап укучыларыбызның яраткан журналы булып тора. Журнал үз эченә алган рубрикалар да кеше игътибарын жәлеп итә торган. Нинди генә темага укыйсың килә, шул темага бар әсәрләр.

         7 октябрь көнне без актив китап укучыларыбыз белән “Мәйдан” – халык журналы” дип исемләнгән белешмәлек сәгате уздырдык. Белешмәлек сәгатендә журналның эчтәлеге буенча әңгәмә кордык. Рубрикаларны анализлап, алар буенча фикер алыштык.