“Дәүләт хезмәтләре - халык мәнфәгатен кайгырта”

              Хәзерге заманда интернет барыбызның да аерылгысыз ярдәмчесе. Интернет аркылы без бик күп эшләр башкарабыз, җир шарының төрле почмаклары белән элемтәгә керәбез. Дәүләт порталлары аша күп төрле түләүләр, төрле справкалар, хәтта паспорт алу эшләрен дә башкарабыз. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында без китапханәдә өлкәннәргә “Дәүләт хезмәтләре - халык мәнфәгатен кайгырта” дип исемләнгән компьютерда эшләү, интернет аркылы үзеңә кирәкле булган материалларны җиңел генә табу, Россия һәм Татарстан Дәүләт порталларында шәхси кабинетлар ачу, анда эшләргә өйрәтү максатыннан  дәрес уздырдык. Дәрестә өлкән китап укучыларыбыз катнашты. Алар үзләренең кызыксынган сорауларына җаваплар табып, файдалы мәгълүматлар тупладылар.