Батырлыкның даны мәңгелек

             Кешелек белән бергә үк җир йөзендә сугыш дигән афәт барлыкка килгән. Беренче һәм Икенче Бөтендөнья сугышлары безнең илебез халкы өчен зур сынау булган. Әмма безнең ил халкы бердәм булып бергә булып бу афәтне җиңеп чыкканнар. Әмма җир йөзендә сугыш тынып тормый Әфганистан, Чечня, Таджикистан һәм башка илләрдә барган сугышларда безнең илнең батыр егетләре катнашып, зур батырлыклар күрсәттеләр. Аларны “кайнар нокталарда” хезмәт иткәннәр дип әйтәләр. Безнең авылда да андый егетләр бик күп. Менә шулар хөрмәтенә кыска гына вакыт эчендә авылыбыз уртасында мәһабәт һәйкәл барлыкка килде. Бу һәйкәлнең идея авторы һәм төзетүчесе Яңа Кенәр авыл җирлегенә кергән әфганчыларның җитәкчесе, авылдашыбыз Салихҗанов Рашат Гаяз улы.

22 сентябрь көнне авылыбызда  зурлап һәйкәлне ачу тантанасы уздырылды.  Тантанада район башлыгы Нуриев И.Г., Арча районы әфганчылары оешмасы җитәкчесе Багаутдинов С.Л. һәм “кайнар нокталарда” хезмәт итеп Республикабызның төрле почмакларында яшәүче, авылыбызда яшәүче егетләр катнашты. Һәйкәл ачу тантанасы  килгән кунакларның матур чыгышлары белән барды. Авыл үзешчәннәре һәм урта мәктәп укучыларының чыгышлары тантаналы чарага  матур ямь өстәде. Кичә ахырында килгән кунаклар һәм авыл халкы кыр кухнясында пешерелгән солдат боткасы, кайнар чәй һәм коймактан авыз итеп бәйрәм иттеләр.