Җәйнең бер көне ел туйдыра.

         Иртә яздан уңган хуҗабикәләр бакча эше белән шөгыльләнә башлыйлар. Безнең авылда да яшелчәлек белән шөгыльләнүчеләр бик күп. Алар төрле сортлардагы яшелчәләртыртып бакчаларында сынау уздыралар һәм бу сортлар белән дуслары һәм авылдашлары белән уртаклашалар.

         14 нче сентябрь көнне, “Җәйнең бер көне ел туйдыра” дип исемләнгән уңыш бәйрәменә без шундый авылдашларыбызны чакырдык. Кичә барышында алар үзләре үстергән бакчадагы уңыш турында сөйләделәр. Нинди төрдә заготовкалар эшләгәннәре турында сөйләделәр, рецептлары белән уртаклаштылар. Шулай ук, бәйрәм кичендә кабак бәлеше пешерү буенча онлайн - мастер класс уздырылды. Ахырдан кабак бәлеше белән чәй эчү оештырылды.

         Без китапханәчеләр, бу кичәдә театральләшкән өлештә, видеороликлар ясау буенча һәм “Кабак – файдалы яшелчә” дигән исемдәге китап күргәзмәсе белән катнаштык.