“Глоток беды”

             Ел саен 11 сентябрьдә алкогольле бәйлелеккә каршы көрәш һәм аек яшәү рәвешен популярлаштыру максаты белән Бөтенроссия аеклык көне үткәрелә. Аек яшәү рәвешен аңлы сайлау- хәзерге җәмгыять алдында торган төп бурычларның берсе. Бу көнне төрле иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары көче белән тематик акцияләр, күргәзмәләр, флешмоблар һәм башка чаралар үткәрелә.

         Шул уңайдан, 9 сентябрь көнне без урта мәктәпнең актлар залында, югары сыйныф укучылары өчен  “Глоток беды” дип исемләнгән актуаль сөйләшү уздырдык. Спиртлы эчемлекнең огранизмга булган зыяны турында фикер алышып, ситуацияләрне анализладык. Шул ук вакытта, спиртның медицинада дәва буларак та кулланылганы турында сөйләштек. Очрашуда ПДН хезмәткәрләре дә катнашып, укучыларга начар гадәтләр турында доклад укыдылар.

         Очрашу барышында “Эчкечелек – җәмгыятьнең явыз дошманы” дигән исемдәге китап күргәзмәсенә күзәтү ясадык. “Алкоголь – шаг в пропасть” дип исемләнгән презентация белән таныштырдык.