“Мир без терроризма”

          Максат: укучылар арасында бердәмлек, татулык һәм  патриотик хисләр тәрбияләү; үз-үзеңне саклау һәм якыннарыңның иминлеге турында кайгырту кагыйдәләренә өйрәтү.

          2004 елгы вакыйгалардан соң илебездә 3 сентябрь – терроризмга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә башлады. Бу көнне без террористлар тарафыннан газап чиккән Беслан шәһәренең мәктәп укучыларны, укытучыларны һәм әти – әниләрне искә алабыз.

         Быел да бу вакыйгадан читтә калмыйча, 3 сентябрь көнне “Мир без терроризма” дип исемләнгән хәтер – дәресе уздырдык. Бу очрашуда без укучыларга экстремизм һәм терроризмның ни дәрәҗәдә кешелеккә йогынты ясавы турында әңгәмә кордык. Укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтеп, урамда һәм өйдә ялгыз булганда нинди кагыйдәләргә таянырга кирәклеген ачыкладык. Темага кагылышлы төрле ситуацияләр анализлап, бу ситуацияләр нинди нормаларны боза шулар турында сөйләштек.

         “Без тынычлык сайлыйбыз”  дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясадык. Күргәзмә вакытлы матбугатта чыккан материаллар белән  тулыландырылып торачак.