"Мин яратам сине, Татарстан"

         Ел саен җәй ахыры матур бәйрәм белән безнең күңелләргә уелып кала. Бу безнең Республикабызның иң мөһим бәйрәме – Республикабызның суверенитетлыгы көне. Шулай ук бу көнне без башкалабыз Казанның да туган көнен билгелибез. Без авылда яшәсәк тә бу бәйрәмне зур түземсезлек белән көтеп алабыз. Дуслар, туганнар һәм авылдашлар җыйналышып бәйрәм итәбез.

         Быелгы республика бәйрәме авылда “Яңа Кенәр кичләре” дип исемләнгән авыл киче кысаларында зурлап, Казан артистлары катнашында уздырылды. Ә без китапханәчеләр, бу кичтә авыл халкына һәм килгән кунакларга “Мин яратам сине, Татарстан” дип исемләнгән әдәби мәйдан тәкъдим иттек.  Әдәби мәйданда туган җиребез һәм  Казан шәһәре турында шигырьләр яңгырады. Авылыбыз тарихы, аның бөек шәхесләре белән таныштырдык.  Китап күргәзмәсе белән танышканнан соң авылдашларыбыз, килгән кунаклар үзләренә күп кенә файдалы мәгълүмат алдылар һәм бик тә канәгать калдылар.