“Югалсам эзләрсез мине, Йолдызлар арасыннан”

          Язучы, журналист Равил Вәли улы Вәлиев безнең авылда туган. Әмма аны язмыш җилләре Иске Өҗем авылында яшәсә дә, ул  Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлый. Шуңа күрә дә Равил аганы без чын мәгънәсендә үзебезнең авылдашка саныйбыз. 2022 елның 20 августында Равил Вәлиевка 80 яшь тулган булыр иде. Кызганычка каршы ул 2020 елның 1 апрелендә безнең арадан китеп, бакыйлыкка күчте.

          Авылдашыбызның олуг юбилее уңаеннан искә алып, без аның иҗаты буенча уйланулар сәгате уздырдык. Кичәнең башында язучының тормыш юлы һәм иҗаты буенча мәгълүмат бирелде. Безнең китапханәдә язучының өч китабы бар, икесен ул үзенең кул тамгасы салып безгә бүләк итте. Китаплар буенча язучының иҗатын барлап, анализладык. “Мәк чәчәге” дип исемләнгән повесте сугыш кырында ятып калган әтисе истәлегенә язылган. Повесть белән якыннанрак танышып, аның матур урыннары белән китап укучыларыбызны датаныштырдык.  Шулай ук, Равил ага бик күп күренекле кешеләрнең эшчәнлекләре турында мәкаләләр, иҗат портретлары язган. Кичә барышында алар турында да фикер алыштык.