“Дәүләт флагы – батырлык символы”

         Дәүләт символлары – шул дәүләттә яшәгән халык өчен бик мохим роль уйный. Бу символлар үзләренә идеологик, хокукый, социаль – политик йөкләмә алалар.

         22 нче август – Россия флагы көне буларак бәйрәм ителә. Шул уңайдан, 19 август көнне китапханә каршында “Дәүләт флагы – батырлык символы”  дип исемләнгән дискуссия сәгате уздырылды. Китапханә мөдире  Россия флагы тарихы, илебездә нинди флаглар булганлыгы турында мәгълүмат бирде. Ни өчен һәр илнең үз флагы бар, алар нигә бер – берсеннән аерылып тора дигән сорауларга җәвап эзләдек. Илебез Бөек Ватан сугышында җиңү яулаганнан соң Рейхстаг бинасына нинди флаг элгән һәм аны кемнәр элгәне турында фикер алыштык.