Мәчетләр изге юлга өнди.

           14 нче август көнне Яңа Кенәр җирлегенә кергән Яңа Ашыт авылында зур вакыйга булып иман йорты ачылды. Тантанада Арча районы имамы Әмир хәзрәт җитәкчелегендә дәрәҗәле кунаклар, район башлыгы урынбасары Илшат Әхәт улы, читтә яшәгән Яңа Ашытлылар һәм авыл халкы катнашты. Мәчет ачылу тантанасының беренче өлешендә мәчетне төзүгә үзләреннән зур өлеш керткән кешеләргә рәхмәт сүзләрен җиткереп, рәхмәт хатлары тапшырылды. Тәкбир әйтеп мәчетне ачылды, өйлә намазы яңа ачылган мәчеттә укылды. Соңрак кайткан кунаклар һәм иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән бәйрәм табыны артында тантана дәвам итте.