“Герои России - уроженцев Татарстана и их подвиг”

             Февраль аеннан башлап Украинаның Луганск һәм Донецк өлкәләрендә махсус хәрби операция башланды. Бу турыда без телевизорлардан һәм интернет челтәрләреннән алынган мәгьлүматлар белән хәбәрдәр. Шулай ук, вакытлы матбугатта да махсус операция турында материаллар чыгып килә. 10 август көнне китапханәдә махсус хәрби операциягә ярдәм итүгә багышланган белешмәлек сәгате уздырылды. Китап укучыларны "Герои России - уроженцев Татарстана и их подвиг" дип исемләнгән күргәзмә белән таныштырдык. Күргәзмәдә китапханәгә килүче газет материаллары урын алды. Бу материаллар һәрдаим яңартылып торыла. Китап укучыларыбызга махсус операция турында яңа мәгьлүматлар бирелеп бара.