Кичке уен

            Максаты: “Кичке уен” ачык җәйге күңел ачу чарасын Россиядә халыкларның мәдәни мирасы елы буларак оештыру, Арча халкының җәйге ялын файдалы уздыру, татар халкының борынгыдан килгән гореф – гадәтләрен, йолаларын, халык уеннарын киңрәк өйрәнү, алар аша яшь буынны милли рухта тәрбияләү. 

 

         Элек – электән әби – бабаларыбыз мәшәкатьле, авыр эштән соң кичләрен су буйларына җыйналып кичке уеннар уздыра торган булганнар. Кичке уен – ул гореф – гадәтләребезне яңарту. Кичке уенда җыр – бию, күңелле уеннар һәм шаян әйтешүләр белән үрелеп барган.

         29 нчы июль көнне без, Яңа Кенәр җирлегенә кергән мәдәният хезмәткәрләре,  Арча стадионында “Кичке уен” күңел ачу кичәсен тәкъдим иттек. Бу көнне без Арчалыларны рәхәтләндереп биеттек, алар белән  халкыбызның яратып уйнала торган “Ачык авыз”, “Чүпләмле”, “Наза”, “Гөлбану”  уеннары уйнадык. Безнең якта ут күршеләребез марилар да яшәгәнлек белән,  мари кызлары да кичке уенга үзләреннән бик күп күңелле күчтәнәчләр бүләк иттеләр. Кенәр ягы үзешчәннәренең матур, моңлы җырларын тыңлаганда бик күпләр яшь вакытларын искә төшереп, хыялда гына булса да кабат туган якларына кайтып килделәр. Кичке уен матур, җылы мохиттә сизелми дә узып китте.