“Әңгәмәне икәү кора – мин һәм китап”

         Җәйге каникул вакытында китап укучы яшүсмерләребез белән без төрле темаларга кызыклы чаралар, диологлар уздырабыз. Бу вакытта алар мәктәп программасы кушкан китапларны түгел, ә үзләренең күңелләре теләгән китапларны укыйлар.

         22 июль көнне уздырылган  “Әңгәмәне икәү кора – мин һәм китап” дип исемләнгән библио – рингта китаплар көч сынашты. Берничә китап укучы үзләре яратып укыган китапларны дусларына һәм башка китап укучыларга тәкъдим иттеләр. Китаптан өзекләр укып, инцинировка яки диологлар ясап алар үзләренең китапларына кызыксыну уяттылар.  Рингта кайсы китап җиңгәнен, кичә ахырында китапны алырга теләүчеләр саны буенча билгеләдек.

         Библио – ринг барышында китап укучыларга яңа кайткан китапларны да тәкъдим иттек.