Ислам дине – тынычлык һәм чисталык дине.

           Быел ислам дөньясы тарихи юбилеен билгеләп үтә. Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел. Шул уңайдан, безнең республикада да бик күп мөхим чаралар уздырылп килә. Мондый чаралардан безнең китапханәдә читтә калмый. Китап укучы яшүсмерләр өчен “Ислам дине – тынычлык һәм чисталык дине” дип исемләнгән тәрбияви сәгать уздырдык. Кичә барышында яшүсмерләргә җир йөзендә ничә дин, алар бер – берсе белән ничек ошаш һәм ничек аерым икәнлеге турында, ислам диненең тарихы турында мәгълүмат бирдек.

         Китапханәдә төзеп куелган китап күргәзмәсенә күзәтү ясап, ни өчен күргәзмәнең Ризаэддин Фәхретддин китапларыннан торганына аңлатма бирдек. Ризаэддин Фәхретддинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдык. Галимнең моннан йөзләрчә ел элек әйтеп калдырган фикерләренең бүгенге тормышыбызга туры килгәнлеге турында фикер алыштык.