“Тормыш юллары катлаулы, бер ялгызың юл үтмә”

         Гаилә кыйммәтләре традициясен саклау, балаларны һәм яшьләрне рухи – әхлакый югарылыкта тәрбияләү максатыннан: илебездә 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә.

         Шушы матур дата уңаеннан китапханәдә “Тормыш юллары катлаулы, бер ялгызың юл үтмә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә урын алган китапларда мәхәббәт турында шигырьләр һәм җырлар тупланган. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык турында шагыйрьләр тарафыннан инде күптән матур сүзләр әйтелгән кебек тоелса да, алар беркайчан да артык түгел, чөнки һәрчак яңача һәм тирән мәгънә белән яңгырыйлар.

         Күргәзмә буенча без китап укучыларыбыз өчен виртуаль шигъри кунакханә оештырдык. Кунакханәдә укучыларыбызны мәхәббәт турындагы шигырьләр белән сыйладык.