"Китап битләренең кыштырдавы, озата безне тормыш юлында"

         Безнең китапханәдә китап укучы яшүсмерләр бик күп. Алар мәктәп программасыннан тыш матур әдәбият китапларын да алып укыйлар. Китапны укыганнан соң бер – берсе белән фикер алышалар. Шушыларны истә тотып без, 25 июнь көнне яшүсмер кызларыбыз белән “Китап битләренең кыштырдавы, озата безне тормышы юлында” дип исемләнгән библио – квест уздырдык. Библио – квест барышында кызлар үзләре яратып укыган китаплары турында, андагы кызык моментлар турында сөйләделәр.  Без алар укыган китаплар буенча биремнәр әзерләп, ярыш уздырдык.. Һәр бирем бер станция булып тора. Кызлар шул станцияләрдән алга барырга һәм “Библандия” иленә килеп җитәргә тиеш булалар. “Библандия” иленә килеп җиткәч, нәтиҗә ясап һәм җиңүчеләрне  билгеләдек. Җиңүче кызларга сертификатлар һәм истәлек бүләкләре тапшырдык. Шулай ук, кызларны китапханәгә яңа кайткан китаплар белән таныштырдык.