“Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы”

             Быелгы Бөтенроссия китапханә төне акциясе,  Халык сәнгате һәм матди булмаган мирас елы кысаларында,  “Традицяләр буенча” девизы астында уздырылды. Китапханәдә уздырылган “Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы” дип исемләнгән остаханәдә яшүсмер кызлар белән халкыбызның гореф – гадәтләренә тукталып, чигү тарихына тукталдык. Китапханәдә эшләп килгән “Культурное наследие России” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадык. Соңрак яшьләрнең игътибарын “колак сыман” чигү алымнарына юнәлтеп, шул юнәлеш буенча остахнә уздырдык. Бу юнәлешнең тарихына тукталдык. Бу технологияне кабат яңарткан Әлфия Нурмухаметова эшләре белән таныштырдык.

         Остахәнәдә катнашкан кызлар бу технология буенча брошкилар ясадылар. Алдагы көннәрдә дә мондый мастер класслар аша яшьләребездә  халкыбызның гореф – гадәт һәм йолаларына мәхәббәт тәрбияләрбез дигән теләктә калабыз.