“Матбугатның могҗизалы дөньясы”

        19 май вакытлы матубгат  көне буларак билгеләп үтелә. Компьютер заманында кәгазь газета – журнал укып утыруны кайбер кеше күз алдына да китерә алмый торгандыр. Әмма ни генә булмасын  вакытлы матбугат үзенең популярлыгын югалтмый. Безнең китапханә тугыз төрдә газет һәм егерме төрдә журнал килә.

         Китапханәдә югары сыйныф укучылары белән, “Матбугатның могҗизалы дөньясы” дип исемләнгән белешмәлек сәгате уздырылды. Укучыларга китапханәгә килгән газет – журналлар турында мәгьлүмат бирелде. Ни өчен кайбер газет- журналлар хөкүмәтнеке, ә кайберләре шәхси кешенеке булып торалар, газет  белән журнал ничек аерылалар – болар турында без кичә барышында фикер алыштык.  Кичәнең икенче өлеше уен – квест форматында уздырдык. Укучыларга газетадан кирәкле мәгълүмат табу, газетага мәкалә язу кебек биремнәр бирелде. Һәр команда бәйрәм стенгазетасы чыгарды.