“Талантлы син, Кеше туганым!”

           Ел саен без китап укучы яшүсмерләр белән һөнәр сайлау юнәлешендә чаралар, төрле һөнәр ияләре белән очрашулар уздырып киләбез. Быелгы специалист көнен без, театр артистларына һәм режиссерлык һөнәренә багышладык. Бу көнне безгә кунакка авылдашыбыз,  Татарстан Республикасының атказанган артисты, режиссер-сценарист, Казан дәүләт мәдәният институтының театральләштерелгән тамашалар режиссурасы һәм Театраль иҗат кафедрасы доценты -  Азат Әнәс улы Зарипов кайтты. Азат Анасович белән югары сыйныф укучылары очрашты. Очрашу барышында театр артисты һөнәре турында һәм режиссерлык турында фикер алыштык. Азат Анасович бик җентекләп бу һөнәрләр турында мәгълүмат бирде. Бу һөнәрләрне алыр өчен Татарстанның кайсы уку йортларында белем алып була, нинди экзаменнар тапшырырга кирәклеге турында мәгълүмат бирде. Шулай ук, очрашуда Азат Анасович үзенең эше, ниләр белән шөгыльләнүе турында сөйләде, укучыларның сорауларына җаваплар бирде.

         “Театр яктылыкка нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Китап күргәзмәсендә урын алган китапларда татар драматургиясенең үткәне һәм бүгенгесен чагылдырган мәгълүматлар тупланган.