“Без яңа буын сайлаучылары”

         Максаты: укучыларда гражданлык-патриотик аң, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары турында белемнәрне киңәйтү һәм системалаштыру нигезендә әхлакый позицияләр формалаштыру өчен шартлар тудыру.

         Хокукый дәүләт барлыкка килү процессы гражданнарның, бигрәк тә яшьләрнең хокукый культурасын формалаштыру белән турыдан-туры бәйле. Яшьләрнең хокукый культурасының бер өлеше, һичшиксез, булачак сайлаучыларны сайлау процессларында аңлы катнашуга һәм илнең сәяси тормышына битараф булмауга әзерләүне күздә тоткан сайлау культурасы да булып тора.

         18 май көнне без укучылар белән “Без яңа буын сайлаучылары” дигән интеллектуаль уен уздырдык. Булачак сайлаучылар сайлау хокукы темасы буенча белемнәрен тикшерделәр, сайлау участогында килеп туган стандарт булмаган ситуацияләрне хәл иттеләр, илнең булачак Президенты өчен тавыш бирүләрен сынап карадылар.

         Чара барышында балалар сайлау процессына яшьләрне җәлеп итүгә ни өчен шулкадәр зур игътибар бирелүен, сайлау хокукын өйрәнү яшь сайлаучыларга гражданлык җаваплылыгын формалаштырырга һәм киләчәктә үзләренең шәхси һәм җаваплы сайлау ясарга мөмкинлек бирүен белделәр.

         Яшьләр игътибарына китапханәчеләр әзерләгән мәгълүмати күргәзмә тәкъдим ителде. Булачак сайлаучылар өчен аларны сайлау хокукы һәм процессы белән таныштыручы материаллар күрсәтелде.