Каталоглар белән эш.

        Максаты: Укучыларның китапханә фондлары турындагы белемнәрен ныгыту; каталоглар белән таныштыру; карточкаларның урнашу тәртибе белән якыннанрак таныштыру; китапка һәм китапханәгә мәхәббәт тәрбияләү.

        

         Безнең китапханәдә китапханә дәресләре ай саен даими рәвештә уздырылып тора. Ел башыннан төзеп куелган план нигезендә үткәрелә. Чираттагы китапханә дәресе каталогларга багышланды. Укучыларны якыннанрак каталоглар белән таныштырдык. Системалы каталог һәм алфавитлы каталогның бер – берсеннән нәрсә белән аерылганын аңлаттык. Һәм ни өчен шундый исемдә йөрүләрен дә аңлаттык.        Китапханә дәресенең ахырында узган теманы ныгыту йөзеннән мини – викторина үткәрдек. Укучылар мөстәкыйль рәвештә каталоглар белән эшләделәр.

         Мондый дәресләр укучылар өчен бик файдалы. Чөнки алар үзләренең кызыксындырган сорауларга җавапны үзләре дә таба алалар. Икенче яктан караганда монда алган белемнәре, укып чыгып югары уку йортларында укыганда да зур ярдәмлек булып торалар.

         13 нче май көнне үткәрелгән китапханә дәресендә 10 сыйныф укучылары (22 укучы) катнашты.