“Дан Сезгә – Җиңү елъязмасын, Шанлы дастан итеп язганнар!”

         Быел илебез 77 тыныч язын каршы ала. Быел да Бөек Җиңүнең 77 еллыгын Яңа Кенәр авыл халкы традиция буларак авыл уртасында балкып торган һәйкәл каршында уздырырды.  Бу көнне без, сугыш кырларында ятып калган ата – бабаларыбызны, сугыштан җиңү яулап кайтып бүгенге көндә безнең арада булмаган сугыш ветераннарын, сугышның бар авырлыгын үз җилкәләренә күтәргән тыл хезмәтчәннәрен тантаналы митинг белән искә алабыз.

Тантаналы митингта авыл халкы, кайткан кунаклар, укучылар, укытучылар катнашты. Митинг барышында котлау сүзләре белән Арча районы башлыгы Нуриев И.Г., Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Гайфуллин Әгьзәм Әдһәм улы,  ветераннар советы рәисе Сабиров Габделбәр, Яңа Кенәр әфганчылар оешмасы рәисе Салихҗанов Рашат котлау сүзләре әйтеп, чыгыш ясадылар. Чыгышлар мәктәп укучылары тарафыннан матур җырлар белән үрелеп барды. “Үлемсез полк” акциясе быел кабат уздырылды. Митинг юашланганчы авылның үзәк урамыннан укучылар, авыл халкы үзләренең иң кадерле кешеләренең фоторәсемнәре белән уздылар.