“Георгий тасмасы”акциясендә катнашу
9 май көнне без барыбыз да Бөек Җиңү көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм буыннан-буынга тапшырыла.
6 май көнне без, китапханәчеләр, «Георгий тасмасы» акциясендә катнаштык. Без, китап укучыларга һәм авылдашларга Георгий тасмасы өләштек һәм аның нәрсә икәнен аңлаттык. Төп бурычларның берсе - халыкка сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның Бөек батырлыгы турында искә төшерү, тылда хезмәт куйган һәм үз гомерләрен корбан иткән Ватаныбызны саклаган кешеләрне искә алу.