“ЧИ-тайм – время читать”

          Татарстан Республикасы яшүсмерләр китапханәсе тарафыннан “ЧИ-тайм – время читать” яшьләр арасында китап укуны рекламалау буенча бәйге уздырды. Бу бәйгедә безнең биш китап укучыбыз катнашты. Алар үзләре яратып укыган китапларга реклама ясап видеоролик төшерделәр. Хусаенова Айзилә И.С. Тургеневның “Муму” китабына, Мухаметшина Лилия  И.С. Тургеневның “Отцы и дети” китабына, Шакирзянова Камилә М.Зусакның “Книжный вор” китабына, Шамсутдинова Розалина Д.Остенның “Гордость и пробуждения” китабына, Валиуллина Азалия П.Коэльеның “Алхимик” китабына реклама ясадылар.