“Җиңү җыры яңгырый илемдә”

         Менә тагын җиребезгә матур язлар килде. Быел без Бөек Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу тантаналы көн якынлашкан саен күңелләр нечкәреп, нинди дә булса яхшы гамәлләр кыласы килә башлый. Шулай туры килде бу көннәрдә изге Рамазан ае төгәлләнеп килә. Бу ай үзе үк изгелекләр кыла торган ай.

         28 апрель көнне без, авылыбызда яшәүче “әфганчылар” белән берлектә, ялгыз яшәүче сугыш чоры балаларына фытыр сәдакалары өләштек. Продуктлар тупланмасын авылыбызның актив егетләре Сабиров Булат Радик улы һәм Каюмов Дамир Фәрит улы ярдәме белән булдырдык. Сәдака алган әби – апаларыбыз күз яшьләрен тыя алмадылар, егетләргә зур рәхмәтләрен җиткереп, изге догаларын кылдылар.